Шәһәр тибындагы Апас бистәсе депутатлары балаларны сөендерүне дәвам итә

2019 елның 12 декабре, пәнҗешәмбе

Шәһәр тибындагы Апас бистәсе депутатлары инвалидлар ункөнлеге уңаеннан, мөмкинлеге чикләнгән балаларга бүләкләр бирүне дәвам итә. Алар Иске Әнәле авылында яшәүче мөмкинлеге чикләнгән Эмильгә чаңгы бүләк итте. Эмиль хәзер зарыгып кар явуын көтә.

–Әлегә кадәр улыбызның чаңгысы юк иде. Ул бу хактагы хыялын җиткерде һәм депутатлар чаңгыны китереп тә бирде. Онытмавыгыз өчен рәхмәт, – диде әтисе Илнар Нуруллин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International