Казан шәһәрендә бүләкләү тантанасы үтте. Остазлар Ландыш Гафурова, Талия Абдрахманова, студентлар Луиза Насретдинова һәм Раил Җиһангиров бирегә күргәзмәне тәкъдим иттеләр. Республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгыннан килгән дәрәҗәле кунаклар күргәзмәне югары бәяләде. Бүләкләү тантанасында райондашларыбыз исеменә җылы сүзләр яңгырады.
“Әби-бабаларыбыздан килгән мирасны, ядкәрләребезне саклыйк һәм буыннан-буынга бергәләп тапшырыйк“, – ди Ландыш Гафурова.