12 декабрьдә дәүләт бәйрәмнәренең иң мөһиме — Россия Федерациясе Конституциясе көне билгеләп үтелә. Әлеге истәлекле дата уңаеннан Апас районы яшь гвардиячеләре тематик чаралар үткәрделәр. Бу көнне Бердәм Россиянең Яшь Гвардиясе активистлары үтеп баручыларга Россия триколорының чәчәк тасмалары тараттылар. «Безнең акция барышында без кешеләрдән сорадык – бүген Конституция көне нәрсә икәнен алар хәтерлиме? Шулай ук без барлык кызыксынучыларга Конституция көне һәм аның тарихы турында сөйләдек. Узганнарның күбесе, әлбәттә, бу датаны хәтерләделәр. Кешеләр бездән яхшы кәеф һәм өстәмә белем белән китте. Шуңа күрә безнең акция бушка гына узмады дип саныйм. Барлыгы 120дән артык тасма тараттылар», - дип билгеләп үтте партиянең Апас бүлекчәсе МГЕР җитәкчесе Илдар Салаватов.