Апаста өлкәннәр киңәшмәсе узды

2019 елның 18 декабре, чәршәмбе

Апас Туган якны өйрәнү музеенда район үзәге ветераннар Советының еллык эшчәнлегенә нәтиҗә ясадылар.

Советы рәисе Расыйх Латыйпов шулай ук бу көннәрдә туган көннәрен билгеләп үткән ветераннарга чәчәк бәйләмнәре һәм истәлекле бүләкәр тапшырды. 2020 елга эш планы билгеләнде. Киләсе елда Апас өлкәннәрен сәхнәгә, спортка күбрәк җәлеп итү, яңа секцияләр оештыру турында да сөйләштеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International