Урта Балтайга солдат кайтты

2019 елның 18 декабре, чәршәмбе

Армия хезмәтенә кадәр авыл ФАПында эшләп чыныккан Урта Балтай егете Булат Гайнетдинов әнисе Илсөяр, апасы Рамилә, туганнарын, авылдашларын шатландырып, исән-имин Мәскәүдән солдат хезмәтеннән кайтып төште.

Икенче көн таңында авылдашы Рифгать белән Гөлинә Хәбибуллиннарның улы Рәмис солдатка китте. Ул Казан Аграр университетының беренче курсын тәмалаган, аңа кадәр Апас аграр көллиятендә белгечлек алган.

-Мин хәрби хезмәтемне үз һөнәрем буенча хәрби госпитальдә үттем. Армия хезмәте бик ошады, контракт төзеп калырга да тәкъдим ясадылар. Тик миңа туган ягым табигате, туган йортым, әнием, апам, яшьлек дусларым кадерле. Бераз ял иткәч, яңадан яраткан эшемә кайтачакмын,-ди Булат.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International