Апас яшьләре Фәрит Мөхәммәтшин кулыннан паспортлар алды

2019 елның 18 декабре, чәршәмбе

Район ЗАГС бинасында 14 яше тулган яшь егет-кызларга паспортлар тапшыру тантанасы үтте.

Биредә Бердәм Россия» партиясенең Татарстан бүлеге сәркатибе Фәрит Мөхәммәтшин район башлыгы Равил Хисаметдинов белән берлектә 15 яшүсмергә изге теләкләрен юллап, беренче документларын бирде. Биредә “Бердәм Россия“нең “Яшь гвардия“ төбәк штабы җитәкчесе Динар Бариев та катнашып, яшь егет-кызларның зур шатлыкларын уртаклашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International