Апаста республикакүләм җитди мәсьәләләр каралды

2019 елның 19 декабре, пәнҗешәмбе

Апаста Татарстан Авыл хуҗалыгы министры урынбасары Тәлгать Таһирҗанов җитәкчелегендә 2020 елга авыл хуҗалыгы техникасын ремонтлау һәм язгы чәчүгә әзерлек мәсьәләләренә багышланган республика конференциясе уздырылды. Кунакларны район авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Ильяс Заһидуллин каршы алды һәм озатып йөрде.

Татарстанның барлык районнарыннан да килгән вәкилләр башта “Ак Барс“ Агрохолдингының Каратунда урнашкан машина-технология комплексында техника ремонтлау, бүгеннән эш сезонына әзерләү һәм җирле шартларда чит ил авыл хуҗалыгы зур егәрлекле техникасына запас частьлар, аерым детальләр ясау цехы эшчәнлеге белән таныштылар. Бик күп ассортиментта биредә әзерләнүче детальләр һәм агрегатларны реставрацияләү алымнары барлык район вәкилләрендә дә зур кызыксыну уятты һәм биредә үк аларга заказлар бирү дә мөмкин иде.

Конференциянең пленар өлеше Апас районы башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Гыйбадуллин катнашында район үзәгендә үтте. Мәдәният йорты фойесындагы күргәзмәдә авыл хуҗалыгы техникасы, саклану чаралары, төрле агротехник җиһазлар җитештерүче Татарстан компания-завод вәкилләре авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләргә киң ассортиментлы үз продукциясен тәкъдим итте һәм Татарстан авыл хуҗалыгы тармагы инвесторлары, районнардан килгән вәкилләр эчтәлекле чыгышлар ясады.

Татарстан “Гостехнадзор“ идарәсе җитәкчесе Радик Зыятдинов үз чыгышында авыл хуҗалыгы тармагында һәм аеруча кыр эшләрендә техник күзәтү проблемаларын күтәрде.

Шулай ук Татарстан авыл хуҗалыгы техникасын, аерым объектларны газ-мотор ягулыгына күчерү, техника һәм хезмәт куркынычсызлыгы, иминиятләштерү буенча эшлекле программа каралды һәм аны хәл итү юллары барланды.

 Татарстанда җитештерелүче автотранспорт чаралары, авыл хуҗалыгы техникасын завод шартларында капиталь ремонтлау, реставрацияләүнең өстенлекләре дәлилләнде.

Соңыннан кунакларны мул табыннар артына чакырдылар. Район үзешчәннәре әзерләгән зур концерт программасын да кунаклар яратып кабул итте.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International