Безнең район делегациясен муниципалитет башлыгы Равил Хисаметдинов җитәкләде. Сатмыш авыл җирлеге җитәкчесе Равилә Сибгатова һәм Табар Черкене авыл җирлеге җитәкчесе Рифкать Ибәтуллин хезмәт автомобильләреннән ачкычлар алдылар. Бүләкләү тантанасы ТР Дәүләт Советы каршындагы мәйданда узды. Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, мондый вакыйга республикада матур традициягә әйләнде, халык белән хакимиятнең төп багланышлары нәкъ менә муниципаль дәрәҗәдә, һәм республика җитәкчелеге муниципалитетлар эшен югары бәяли. Муниципаль берәмлекләр Советларының чираттагы съездын үткәрү көнендә муниципалитет вәкилләренә хезмәт автомобильләреннән ачкычлар тапшыралар.