Дуслык һәм бердәмлек тау күчерә

2019 елның 20 декабре, җомга

Укучыларыбыз һәм укытучыларыбыз бик тырыш һәм бердәм безнең,-ди директор Илмаз Фәхретдинов. -Милли программа буенча бик күп җиһазларга баедык. Мәктәбебез дә бик яңарды-капиталь ремонттан соң үзебезгә дә, балаларга да укырга, яраткан эшебезгә килүе бик күңелле. Спорт залыбыз, ачык спорт мәйданчыклары да буш тормый, спортта да уңышларыбыз бихисап.
Тормыш куркынычсызлыгы, технология укытучысы Хәлил Садриев ир балаларны кулга эш коралы тотарга, агачтан бик матур итеп көндәлек тормыш кирәк-яраклары ясарга өйрәтә.
Яңа ел алдыннан һәр сыйныфта тәрәзәләрне менә шулай бизәү, уенчыклар ясау конкурсында һәр укучы үз өлешен керткән. Ир балалар аеруча санлы технологияле роботлар, квадрокоптерлар махсус экранлы күзлек, принтер, компютерлар белән мавыга. Сигезенче сыйныф укучылары Руслан Әхмәтов белән Денис Прохоров инде Каратунны һавадан төшерергә дә өлгергәннәр, бик матур килеп чыккан ул кыска видеофильм.
Кызлар технология дәресләрендә кул эшләре ясауга өстенлек бирә. Беренче сыйныф укучыларына укырга да, тәнәфестә яраткан уеннарын искә төшерергә дә бөтен шартлар булдырылган.
Мәктәп ашханәсендә пешекче апалары Ландыш Кәлимуллина, Анна Дорофеева һәм Әнисә Прохорова 210 укучыга әзерләгән тәмле-аш-су сыйфаты да бик югары.
Менә шулай яши бүген Каратун мәктәбе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International