Районда Татарстан медицина хезмәткәрләренең остазлык конференциясе узды

2019 елның 20 декабре, җомга

Биредә Татарстан Республикасының Сәламәтлек саклау министрлыгы, министрлыкның остазлар Республика Советы вәкилләре, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина, Апас, Кама Тамагы, Кайбыч, Тәтеш, Чүпрәле Югары Ослан районнарының тәҗрибәле остаз-табиблары канашты.

 

Конференция кунаклары иң элек Апас хастаханәсендә яңа ачылган гериатрия бүлеге эшчәнлеге, хастаханәдәге үзгәрешләр белән таныштылар. Апас Туган якны өйрәнү музеендагы экспонатлар, “Дельфин” йөзү бассейны да кунаклар күңелендә зур тәэсирләр калдырды.
Татарстан медицина хезмәткәрләре остазлык конференциясенең пленар өлеше Апас Мәдәният йортында үтте. Министрлык һәм күрше район вәкилләрен район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина каршылады. Көн темасына эчтәлекле чыгышлар ясалды. Һәм аның тантаналы өлешендә коллективта озак еллар һәм уңышлы эшләп, үзләренә яшь алмаш әзерләүче алдынгы хезмәткәрләргә Россия һәм Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыклары, район хакимияте һәм үзәк хастаханәнең Рәхмәт хатлары, Диплом-Грамоталар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Бу тармакта бик күп еллар хезмәт итеп халык, пациентлар хөрмәтенә лаек булган бер төркем табиблар көмеш күкрәк билгеләре, медальләр белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International