Россия Федерациясе Федераль Җыенының җиденче чакырылыш Дәүләт Думасы депутаты, милләтләр эшләре буенча Дәүләт Думасы Комитеты рәисе Илдар Ирек улы Гыйльметдинов Апас районында гражданнарны кабул итте

2019 елның 20 декабре, җомга

Бүген РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов "Бердәм Россия" партиясенең Апас бүлекчәсе җәмәгать кабул итү бүлмәсендә гражданнарны кабул итте.
Район халкы депутатка сораулары белән килеп, проблемаларны хәл итүдә ярдәм алырга өметләнеп килделәр. Сорау  бирүчеләр арасында мәктәпләрнең техник һәм спорт җиһазлары белән тәэмин ителеше өчен борчылучы укытучылар да бар иде. «Сүз дә юк, мин Мәгариф министрлыгы алдында спорт инвентаре, физика һәм химия кабинетларын техник яктан җиһазландыру өчен матди чаралар бүлеп бирү турында үтенеч бирәчәкмен. Бу мәсьәлә сезнең районда гына түгел, ә күп кенә районнарда да актуаль», - дип билгеләп үтте Илдар Ирек улы.
Тиешле еллар эшләгән өчен вакытыннан алда пенсиягә чыгу турында да сораулар булды. Депутат бу мәсьәләне шәхси контрольгә алды. 
Сораулар бирүчеләр арасында актив гражданлык позициясе булган район халкы да бар иде. Мөхәммәтҗанов Хәйдәр озак еллар мәдәният өлкәсендә эшләде һәм югары Ындырчы авылында яңа авыл клубы төзү кирәклеге турында үтенечен җиткерде. «Хәзерге вакытта Апас районы мәдәният юнәлеше буенча инвестицияләр буенча иң югары юлларның берсен били. Сезнең сорау контрольгә алынды. Фикер алышуларны республика дәрәҗәсендә уздырырбыз һәм бу мәсьәләне хәл итәрбез дип уйлыйм», - диде депутат.  Килүчеләрнең һәркайсы тыңланды, тәкъдимнәр һәм аңлатмалар алды, аерым сораулар депутатның шәхси контроленә алынды

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International