Муниципаль район Хакимияте башлыгы Р. Ф. Хисаметдиновның Энергетиклар көне белән котлавы

2019 елның 21 декабре, шимбә

Хөрмәтле Апас районы энергетика тармагы хезмәткәрләре!

Сезне һөнәри бәйрәмегез белән чын күңелдән котлыйм!

Хәзерге дөньяда энергетика-җәмгыятьнең чәчәк атуының нигезе. Район учреждениеләре, мәктәпләр, балалар бакчалары, хастаханәләр, теләсә кайсы йортның өзлексез эшләве, җылылык һәм уңайлыгы нәкъ менә сезнең хезмәтегезгә бәйле. Ахыр чиктә, һәр кешенең тормыш сыйфаты белән бәйле. Сезнең эштә вак-төякләр юк. Барлык кыенлыкларга да карамастан, бу тармакта эшләүче кешеләр безнең район халкын тотрыклы һәм имин энергия белән тәэмин итүче югары профессиональ белгечләр булып торалар.

Сезнең һөнәри бәйрәмегез көнендә барыгызга да намуслы хезмәтегез һәм җаваплылыгыгыз өчен рәхмәт белдерәсем килә. Бәхет, сәламәтлек, иминлек сезгә! Сезнең эшегездә көтелмәгән хәлләр булмасын, сезгә ышанып тапшырылган объектлар ышанычлы һәм аварияләрсез эшләсен.

Хөрмәт белән,
Апас муниципаль район башлыгы Р. Ф. Хисаметдинов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International