Быел 31 декабрь кичендә Апаста 120 залптан торган зур салют көтелә.
Шул ук вакытта мәйданчыкта махсус хезмәтләр дә эшләячәк. Шуңа күрә район халкына вак-төяк салютлар сатып алмыйча, оештырылган пиротехника тамашасын карау да уңайлы булачак.
Балалар өчен дә, өлкәннәр өчен дә көтеп алынган яңа ел бәйрәме җитә. Шуның белән бергә янгын чыгу, кешеләрнең һәлак булу һәм имгәнү куркынычы да арта. ТР Министрлар Кабинеты карары белән агымдагы елның 20 декабреннән 2020 елның 8 гыйнварына кадәр республика территориясендә янгынга каршы махсус режим урнаштырылачак. Янгынга каршы махсус режим гамәлдә булган чорда пиротехник эшләнмәләрне билгеләнмәгән урыннарда куллану катгый тыела. Югарыда күрсәтелгән карар нигезендә һәр авыл җирлеге территориясендә фейерверк куллану өчен махсус мәйданчыклар булдырылырга тиеш.