Мөкатдисә апа Сафина Ил башлыгының котлавын алды

2019 елның 23 декабре, дүшәмбе

Татар Черкене авылында яшәүче Мөкатдисә апа Сафина 90 яшьлек юбилее уңаеннан Ил башлыгының Котлау хатын, район башлыгының Котлау открыткасын алды.

Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина Мөкатдисә апаны тәбрик итеп бүләк һәм чәчәк бәйләме тапшырды. Табар Черкене авыл җирлеге дә олы хөрмәтен күрсәтте.
Мөкатдисә апа озак еллар сәүдә өлкәсендә эшләгән. Бүген дә зиһене шәп, үзе актив ул. Балаларының хөрмәтен тоеп, олы хасияттә, язмышына рәхмәтле булып яши юбиляр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International