Якындагы ике елда Татарстанда 17 мең сыерга исәпләнгән 24 яңа сөт комплексы файдалануга тапшырылачак

2019 елның 23 декабре, дүшәмбе

Республиканың сөт тармагы алдагы елларда үсеш ноктасы булачак. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР Премьер-министры урынбасары — авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.

Республика агросәнәгать комплексына инвестицияләр турында сөйләгәндә, Марат Җәббаров бүгенге көндә сөт терлекчелеге тармагы зур модернизация кичерә, хуҗалыкларда яңа югары технологияле терлекчелек комплекслары төзелә, дип белдерде. Бу тармак, министр сүзләренчә, «алдагы елларда да үсеш ноктасы булачак».

Республикада соңгы биш елда 30 мең баш савым сыерга исәпләнгән 28 заманча сөт комплексы файдалануга тапшырылган. "Инвестицион кертемнәр баш санын арттыру, генетик потенциалны арттыру һәм савым сыерларының продуктлылыгын 44% ка арттыру рәвешендәге эффект алу мөмкинлекләрен киңәйтте, бу сөт җитештерүдән алынган табышны елына 25 млрд.сумга кадәр җиткерергә мөмкинлек бирде», — дип аңлатты Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы.

Якындагы ике елда тагын 17 мең сыерга исәпләнгән 24 яңа сөт комплексын файдалануга тапшыру планлаштырыла. "Инвестицияләр күләме 20 млрд. сум булган әлеге проектларны гамәлгә ашыру республикага елына 2 млн.тонна сөт җитештерү дәрәҗәсенә чыгарга мөмкинлек бирәчәк», — диде Марат Җәббаров.

Моннан тыш, 2020 елда Кукмара муниципаль районында сөт комбинаты төзелешен башлау планлаштырыла, аның куәте тәүлегенә 300 тонна сөт эшкәртергә мөмкинлек бирәчәк. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы фикеренчә, «әлеге проект район һәм тулаем тармак өчен зур әһәмияткә ия».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International