Район антитеррор комиссиясе ашыгыч уку-өйрәнүләр үткәрде

2019 елның 26 декабре, пәнҗешәмбе

Район хакимиятендә урнашып, 2 ай элек эш режимына күчерелгән бердәм диспетчерлык Үзәге (ЕДДС) җитәкчесе Гөлира Шиһабиева районда көтелмәгән хәлләр, җитди техноген аварияләр, төрле бәхетсезлек очраклары һәм террорлык-экстремизм күренешләре очрагында Үзәккә килеп ирешкән мәгълүматлар автомат режимда роботлаштырылган электрон системага кертелүен белдерде. Шуннан соң оператив хәбәр район антитеррор комиссиясенең һәр 17 әгъзасына да автомат режимда җиткерелә. Аны алуга комиссия ярты сәгать дигәндә җыелырга тиеш. Аның оператив утырышында эш программасы һәм вәкаләтләр планы буенча тиешле оештыру чаралары күрелә.

Житди очраклар-террор, экстремизм вакыйгалары вакытында районга билгеле вакытта Татарстанның оператив, махсус һәм көч структуралары вәкилләре килә. Район АТК комиссиясе алар килеп җиткәнче планда каралган барлык чараларны да күрергә бурычлы. Һәр объектның техник паспортлары буенча эш башлана.

Комиссия утырышында бу роботлаштырылган электрон системаның эшләү тәртибе көйләнде һәм аңа карата фикер-тәкъдимнәр әйтелде, төзәтмәләр кертелде.

Район ЕДДС хезмәтенең телефоны-21-0-38 һәм 112 булуын Сез дә онытмагыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International