Картлар йортларында гомер кичерүче өлкәннәргә Яңа ел бүләкләре тапшырылды

2019 елның 26 декабре, пәнҗешәмбе

Яңа ел бәйрәме уңаеннан Кайбыч, Тәтеш картлар һәм инвалидлар интернат-йортларында тәрбияләнүче өлкәннәргә район башлыгы Равил Хисаметдинов исеменнән күчтәнәчләр тапшырылды.

Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина, район халыкны социаль яклау идарәсе җитәкчесе Гөлчәчәк Мәүлетова район башлыгының котлау сүзләрен җиткереп, изге теләкләрен юлладылар. Кыш Бабай белән Кар кызы өлкәннәрне якынлашып килүче Яңа ел бәйрәме белән тәбрик итеп, күчтәнәчләре белән сөендерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International