Картлар йортларында тәрбияләнүче райондашлар күчтәнәчләр алды

2019 елның 26 декабре, пәнҗешәмбе

Туган авылларыннан, нигезләреннән аерылып, олыгайган көннәрендә картлар йортларында яшәргә мәҗбүр булган райондашларыбыз да Яңа ел бүләкләре алды. Буа, Кайбыч, Тәтеш районнарында урнашкан картлар йортларына җитәкчеләр Кыш бабай һәм Кар кызы белән берлектә барды. Өлкәннәребез сагынып, зарыгып көтеп торганнар иде. Күрешү шатлыгыннан дулкынландылар, күзләреннән яшь тамчылары чыкты.

Район башлыгы Равил Хисаметдинов Буа картлар йортында тәрбияләнүче райондашлар белән очрашты. Бу юлы өлкәннәргә йомшак юрганнар һәм Кыш бабай капчыгыннар тәм-томнар бүләк ителде. Апа-абыйлар һәрберсе хәле, яңалыклары белән уртаклашырга ашыкты. Туган якның сәламнәрен дә сөенеп кабул иттеләр.
–Туган якларыма кунакка кайтып йөрим. Сагыну хисләре әнә шулай басыла. Морзаларда яшәүче Талия Гатауллина бик игътибарлы, олы йөрәкле кеше. Биредә бер-беребез белән аралашып яшибез. Тәрбиябез зур, – диде Дәвештән Дилбәр апа Низамова.
Татар Черкенендә яшәгән Нурия апа Арсланова да күңел түреннән ургылып чыккан хисләре белән уртаклашты.
–Без сугышларны, ачлыкларны да күргән буын. Улымны, кызымны, тормыш иптәшемне югалттым. Йортым да искерәк иде. Аннан мине бирегә алып килделәр. Бик яхшы карыйлар, хәлләребезне сорап кына торалар. Бүләкләрне дә елый-елый кабул иттем. Рәхмәт, район башлыгына, туганымны күргәндәй булдым, – диде ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International