Хөрмәтле апаслылар һәм район кунаклары! Сезне якынлашып килүче 2020 ел белән чын күңелдән котлыйм! Бу матур бәйрәмне без һәрвакыт шатланып каршы алабыз. Аның белән якты һәм игелекле хисләр бәйлибез, теләкләрнең чынга ашуын көтәбез, нәтиҗәләр чыгарабыз һәм киләчәккә планнар корабыз. Яңа елда узып баручы ел казанышлары саклансын һәм артсын, барлык билгеләнгән идеяләр һәм планнар тормышка ашсын. 2020 ел уңышлы башлангычлар елы булачак, тормышка ашкан өметләр, ирешелгән максатлар һәм зур ачышлар белән тулы булсын. Һәр йортка сәламәтлек, татулык һәм муллык алып килсен, уңышларга юмарт булсын! Сезгә иминлек һәм тотрыклылык, бетмәс-төкәнмәс энергия, иң изге теләкләрнең чынга ашуын телим. Яңа елда нык сәламәтлек, иминлек һәм бәхет юлдаш булсын!
Хөрмәт белән, Апас муниципаль район башлыгы Р. Ф. Хисамутдинов