Каратунда гомер кичерүче Гөлчирә әби Яльчибаева Ил башлыгы Котлавын алды

2020 елның 6 гыйнвары, дүшәмбе

Хөрмәтле Гөлчирә әби Яльчибаева 90 яшьлек гомер бәйрәмен каршылады.

Бу уңайдан аңа Ил башлыгының Котлау Хаты, район башлыгының Котлау открыткасы, чәчәк бәйләме һәм истәлекле бүләк тапшырылды. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина, Каратун авыл җирлеге башлыгы Рамилә Сабирҗанова акъәбине олы юбилее белән тәбрик итеп, ихлас теләкләрен юллады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International