Аны юбилее белән котларга балалары, оныклары, оныкчыклары, барлык туганнары җыелды. Район җитәкчелеге дә Фәһимә әбигә изге теләкләрен юллады. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина хөрмәтле юбилярны гомер бәйрәме белән тәбрик итеп, Ил башлыгының Котлау Хатын, район башлыгының Котлау открыткасын, чәчәк бәйләме һәм истәлекле бүләк тапшырды. Каратун авыл җирлеге башлыгы Рамилә Сабирҗанова ихлас котлавын ирештерде.