Уку алдынгылары, аз керемле, күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүчеләр, әти-әни назыннан мәхрүм булган, мөмкинлеге чикләнгән балалар район башлыгының Чыршы бәйрәменә җыелды.
Аларны “Алтын алка” боз сараенда күңелле тамаша көтә иде. Район башлыгы чакыруы белән Екатеринбургтан килгән иҗат төркеме бозда “Кышкы урман серләре” тамашасын күрсәтте. Әлеге шоуны балалар кызыксынып карады.
Район башлыгы Равил Хисаметдинов балаларны Яңа ел белән тәбрик итеп, тагын да зуррак уңышлар теләде.
Тиздән спортта алдынгы һәм төрле бәйгеләрдә җиңү яулаган балалар да боздагы әлеге тамашаны караячак.