Хөрмәтле Апас районы халкы!
Ихлас күңелдән якты Раштуа бәйрәме белән котлаулар кабул итегез!
Бу бәйрәм көннәрендә һәрберебез яхшы якка ышана. Раштуа могҗизасы безнең күңелләрне җылыта, игелеккә, шәфкатькә, якыннарыбызга чын мәхәббәткә ышанычны ныгыта. Раштуа көннәре шатлык һәм яхшыга ышаныч белән тулы булсын, безне игелекле эшләргә һәм әйләнә-тирәдәгеләргә карата сизгер мөнәсәбәткә рухландырсын!
Сәламәт һәм бәхетле булыгыз! Һәр йортта тынычлык һәм татулык, ышаныч һәм өмет, шатлык һәм мәхәббәт хөкем сөрсен!
Хөрмәт белән, Апас муниципаль район башлыгы Р. Ф. Хисаметдинов