Апаста иң беренче сабый теркәлде

2020 елның 10 гыйнвары, җомга

Районның ЗАГС бүлегендә 2020 елның иң беренче сабые теркәлде. Шыгай авылында яшәүче Илнур һәм Гөлназ Гатиятуллиннар гаиләсенә шатлык өстәп кыз бала дөньяга аваз салды. Сабый гаиләдә өченче бала булып туган.

Аңа Раилә дип исем кушканнар. Гатиятуллиннар гаиләсен район үзәгендә оештырылган зур чарага чакырып хөрмәтләделәр. Район башлыгы Равил Хисаметдинов гаиләне тәбрик итеп, кызчыкка бүләк тапшырды һәм райондашларга туучы балалар саны күп булсын иде дигән теләкләрен ирештерде. ЗАГС бүлеге җитәкчесе Розалия Насыйбуллина да Гатиятуллиннар гаиләсенә котлауларын җиткерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International