Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы авыл территорияләрен үстерүнең креатив идеяләре белән яшь кадрларга ярдәм итү яклы

2020 елның 10 гыйнвары, җомга

«Авыл хуҗалыгы министрлыгы яшь квалификацияле кадрларга ярдәм итү белән кызыксына, шуңа күрә Халыкара авыл яшьләре конгрессын уздыру идеясен хупладык. Бу мәйданчык чит ил коллегалары белән авыл яшьләре хәрәкәтен үстерү һәм авыл территорияләрен пространстволы үстерү мәсьәләләре буенча тәҗрибә уртаклашырга мөмкинлек бирәчәк»,-дип хәбәр итте бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Марсель Мәхмүтов. Чарада шулай ук «ТР Аграр яшьләр берләшмәсе» төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе Диләрә Шувалова һәм ТР Яшьләр эшләре министры урынбасары Ринат Садыйков катнашты.

Матбугат конференциясенең төп темасы быел беренче тапкыр Казанда узачак Халыкара авыл яшьләре конгрессы булды. 25 илдән 37 чит ил делегаты заявка биргән инде. Аерым алганда, БДБ, Германия, Мисыр, Конго, Һиндстан, Испания, Литва, Марокко, Мексика, Нигерия, Пакистан, Польша, Португалия, Төньяк Македония, Төньяк Ирландия, Сербия, Сенегал, Словения, Төркия һәм Эстония илләреннән. Конгресста 25 халыкара спикер һәм 20дән артык федераль спикер катнашачак.

Конгресста Россия субъектларының һәм дөньяның башка илләренең 200 дән артык авыл яшьләре катнашачак. Анда 18-35 яшьлек яшьләр: авыл яшьләре белән эшләүче иҗтимагый оешмалар вәкилләре, авылда үз эшчәнлекләрен алып баручы яшь эшкуарлар, агросәнәгать комплексы хезмәткәрләре, авыл территорияләренең җирле үзидарә органнары вәкилләре (авыл җирлекләре башлыклары, Яшь депутатлар) чакырыла. Конгресста катнашучыларны теркәү 2020 елның 15 гыйнварына кадәр сылтама буенча ачык.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International