Район Башлыгының Прокуратура хезмәткәрләре көне белән котлавы

2020 елның 10 гыйнвары, җомга

Хөрмәтле Апас районы прокуратурасы хезмәткәрләре һәм ветераннары! Сезне һөнәри бәйрәмегез – Прокуратура хезмәткәрләре көне белән котлыйбыз! Сезнең һөнәри осталыгыгыз, төгәллегегез  күптән законны үтәүдә ышанычлы гарантка әверелде. Прокуратура вәкилләренең катгыйлыгы һәм намуслылыгы кешеләрнең хокук өстенлегенә ышанычын ныгыта, илдә сәламәт социаль-сәяси атмосфераны тәэмин итә. Районның һәр кешесе аның мәнфәгатьләре сагында югары квалификацияле, принципиаль, зирәк һәм гадел белгечләр торуын белә һәм ышана. Сезгә һәм сезнең гаиләләрегезгә бәхет, сәламәтлек, иминлек, Ватанга хезмәт итүдә яңа казанышлар телибез! Югары һөнәри осталыгыгыз, тирән хокукый белемегез һәм бай тормыш тәҗрибәгез  кешеләргә һәрвакыт үзен закон яклавында тоярга ярдәм итсен! Бәйрәм белән!

Хөрмәт белән Апас районы башлыгы Р. Ф. Хисаметдинов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International