Хөрмәтле массакүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәрләре!
Сезне һөнәри бәйрәмегез Россия матбугаты көне белән котлыйбыз!
Бу бәйрәм бердәм мәгълүмати киңлек булдыручыларны, иҗтимагый фикер формалаштыручыларны берләштерә.
Сез агымдагы вакыйгаларны ничек яктыртсагыз, безнең заманның токымнарга ничек бәя бирүенә бәйле, Сезгә Апас муниципаль районының имиджын булдыруда әйдәүче роль бирелә.
Битараф булмаганыгыз, актив тормыш позициягез, вакыйгаларга индивидуаль карашыгыз, ачык һәм гадел булуыгыз, һөнәри осталыгыгыз һәм сүз белән виртуоз булуыгыз өчен рәхмәт сезгә!
Күп еллар дәвамында матбугат өлкәсендә фидакарь һәм нәтиҗәле хезмәт куйган ветераннарга хөрмәт сүзләрен җиткерәбез. Яңа буынның бурычы - булган традицияләрне саклап калу һәм арттыру.
Һөнәри эшчәнлек сезгә иҗади илһам һәм уңышлар китерсен, күпкырлы темалар һәм гадәти булмаган идеяләр бүләк итсен, якты вакыйгалар һәм яхшы яңалыклар белән сөендерсен, тормышыгызны кызыклы очрашулар белән тулыландырсын. Сезгә сәламәтлек, иртәгесе көнгә ышаныч, бәхет һәм иминлек телим!
Район башлыгы Равил Хисаметдинов.