Каратунның Заготзерно бистәсендә гомер итүче 90 яшьлек Дания Гатауллина котлау кабул итте

2020 елның 15 гыйнвары, чәршәмбе

Каратунның Заготзерно бистәсендә гомер итүче 90 яшьлек Дания Гатауллина котлау кабул итте. Аны Россия Президенты һәм район башлыгы исеменнән  район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина ихластан котлады.

Юбилярга Владимир Путин һәм Равил Хисаметдиновның Котлау телеграммалары, Рәхмәт Хаты, истәлекле бүләк һәм чәчәк бәйләмнәре тапшырылды. Авыл җирлеге башлыгы Рамилә Сабирҗанова шулай ук үз бүләкләрен бирде, балалары, туганнары һәм күршеләренә кушылып, матур теләкләрен җиткерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International