Дәвеш авылында гомер итүче 90 яшьлек Фәйрүзә Шәехова котлау кабул итте. Аны Россия Президенты һәм район башлыгы исеменнән район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина ихластан котлады.
Юбилярга Владимир Путин һәм Равил Хисаметдиновның Котлау телеграммалары, Рәхмәт Хаты, истәлекле бүләк һәм чәчәк бәйләмнәре тапшырылды. Авыл җирлеге башлыгы Таһир Хөсәенов шулай ук үз бүләкләрен бирде, балалары, туганнары һәм күршеләренә кушылып, матур теләкләрен җиткерде.