Апаста заманча“Алтын алка“ боз сарае ачылгач хоккей яратучы малайлар арасында кызлар да пәйда булуына гаҗәпләнәсе түгел Араларыннан Карина Низаметдинова белән Камилә Сафина хоккей кызлар Татарстан җыелма командасына да кертелде, хәтта.
-Бертуганнар Алинә, Ландыш һәм Люция Галиакберовалар, Адилә Салаватуллина да бозда командадагы яшьтәш малайлардан бер дә калышмыйча хоккей уйный һәм гол кертергә ярата,-дип мактый аларны тренерлары.