Апас эчке эшләр бүлеге коллективы еллык эшчәнлеккә нәтиҗә ясады

2020 елның 16 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Йомгаклау утырышында район башлыгы Равил Хисаметдинов, Татарстан Республикасында Миграция хезмәте буенча Эчке эшләр идарәсе җитәкчесе Артем Кузнецов, район прокуроры Артур Шарипов, район суды рәисе Лилия Гафиатуллина катнашты. Эчке эшләр бүлегендә һәр өлкә үз эшенә йомгак ясап, нәтиҗәле эшләү юлларын билгеләде. Чыгышларда яңгыраганча, 2019 елның 12 аенда эчке эшләр бүлегенә халыктан 1492 мөрәҗәгать кергән. Барлыгы 105 җинаять эше теркәлгән. Аларның 76,4 проценты ачылган.
Утырыш барышында ирешелгән уңышлар белән беррәттән кимчелекләр дә уртага салып сөйләшенде һәм яңа бурычлар билгеләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International