Татарстанда 2020 елдан күп балалы һәм аз керемле гаиләләргә ярдәм итүнең яңа төрләре кертелә

2020 елның 16 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Татарстанда күп балалы һәм аз тәэмин ителгән гаиләләргә ярдәм итүнең яңа төрләре кертелде. Меңләгән кеше ярдәм алачак. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова сөйләде. 

«Татарстанда республиканың аз керемле гражданнарына ярдәм итү буенча төрле чаралар кертелде. Барлык механизмнар да Татарстан Республикасы Президенты кушуы буенча гамәлгә кертелгән. 

Әйтик, 2020 елның 1 гыйнварыннан республикада биш һәм аннан да күбрәк балалы гаиләләргә ай саен пособие каралган, бу аларның җан башына уртача керемен яшәү минимумына кадәр җиткерергә мөмкинлек бирәчәк. Алучылар - балалар һәм ата-аналар-4 537 кеше. Пособиенең уртача күләме бер кешегә 4 668,1 сум тәшкил итәчәк. Бу максатларга Татарстан бюджетыннан өстәмә рәвештә елына 223,5 млн сум бүлеп бирелгән.
Шулай ук ел башыннан җан башына уртача яшәү минимумыннан түбәнрәк керемле өч һәм аннан да күбрәк балалы гаиләләр балалар бакчасы өчен түләүнең 100 процентлы компенсациясен алачаклар. Әлеге чарадан 7 202 кеше файдалана ала. Республика бюджетының өстәмә чыгымнары елына 44,7 млн сум тәшкил итәчәк, уртача түләү күләме 512,2 сум булачак. 

17 361 кеше елына 10 мең сумлык дару чараларына электрон сертификат ала алачак. Бу халыкның җан башына яшәү минимумыннан түбәнрәк керемле гаиләләрдәге өч яшькә кадәрге балаларга кагыла. Бу максатларга Татарстан елына 176 млн сум акча тотачак. 

Тагын бер яңалык: җан башына уртача керем яшәү минимумыннан артмаган яңа туган балалары булган гаиләләргә бүләк комплектлары бирү. Мондый җыелманың бәясе 8 847 сум тәшкил итәчәк, бер елга чыгымнар 39,06 млн сум күләмендә планлаштырылган.

2019 елда Татарстан социаль контракт ярдәмендә ярлылыкны киметү буенча пилот проектын гамәлгә ашыру буенча регионнар арасына керде. Узган ел республикада 48 млн. сумга 3 500 социаль контракт төзелгән, шуларның 2 965 е аз керемле гаиләләр белән төзелгән. Проект ярдәмендә 632 граждан эшкә урнаштырылган, 51е яңадан һөнәри әзерлек узган, 638е шәхси ярдәмче хуҗалыкны үстерү белән шөгыльләнә, 895е үзмәшгульләр сыйфатында теркәлгән.

Нәтиҗәдә, контракт төзегән гаиләләрнең 44% ы ярлылардан чыккан.

2020 елда төрле бюджетлардан – республика һәм федераль бюджетлардан ярлылык проблемасын хәл итүгә 635,5 млн. сум юнәлтелә. 
Социаль контракт системасы аша 5 237 кеше үткәрер дип планлаштырыла. 

Бу барлык чаралар республика Президенты, «Бердәм Россия» партиясенең Югары советы Бюросы әгъзасы Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча гамәлгә кертелгән: «республикада ярлылык дәрәҗәсенең түбәнәюенең төп ноктасы - халыкның җан башына яшәү минимумыннан түбәнрәк керемле күп балалы гаиләләргә һәм балалы гаиләләргә ярдәм итү». 

Исегезгә төшерәбез, Россия Президенты Владимир Путин бүген Федераль Җыенга еллык юллама белән чыгыш ясады. Аның йөкләмәләре арасында-аз тәэмин ителгән гаиләләргә һәм балаларга ярдәм чараларын киңәйтү . 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International