Апаста халык җыеннары дәвам итә

2020 елның 20 гыйнвары, дүшәмбе

Иске Йомралы, Ишеево һәм Табар Черкене авылларында халык белән очрашып, аларның борчыган сорауларына җавап бирү, авылда яшәүче халыкның тормыш шартларын уңайлы итү максатында халык җыеннары булып узды

Җыеннар район башлыгы рәислегендә, һәрбер өлкә җитәкчеләре катнашында узды. Авыл җирлеге башлыклары узган ел эшләнгән эшләре, 2020 нче елга планнар белән таныштырып китте. Шулай ук мәктәп директорлары, фельдшерлар һәм участок инспекторларының чыгышлары тыңланды. Авыл халкы да үзләрен кызыксындырган сорауларына җавап алды. Дүшәмбе көнне халык җыеннары Коштавылы, Дәвеш, Болын-Балыкчы җирлекләрендә дәвам итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International