Апас мәктәбе укучысы Сөмбел Латыйпова Дипломга лаек булды

2020 елның 21 гыйнвары, сишәмбе

Ул фән олимпиадасында катнашып, мәктәптә һәм район күләмендә беренче урынны яулады. Инглиз теле буенча республикакүләм “Олимпка юл“ олимпиадасында катнашып та призер булды. Сөмбел Дипломга лаек булды. Укытучысы Лилия Бикчәнтәевага призер әзерләгәне өчен Мактау грамотасы тапшырылды. Лилия Бикчәнтәева шулай ук күптән түгел генә “Ел укытучысы“ бәйгесендә дә катнашты. Инглиз теле укытучылары арасында беренче урынга лаек булып, киләчәктә ул район данын яклаячак

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International