Районда гражданнар җыеннары дәвам итә.

2020 елның 21 гыйнвары, сишәмбе

Районда халык җыеннары дәвам итә. Алар һәр авыл җирлегендә уза. Авыл җыены-ул халык һәм хакимият вәкилләре арасында үзенчәлекле күпер. Нәкъ менә шундый очрашуларда кешеләр үзләрен борчыган сорауларны турыдан-туры бирә, үз теләкләрен һәм дәгъваларын җиткерә алалар. 21 гыйнварда мондый җыен Тутай, Кызылтау, Шәмбалыкчы авыл җирлекләрендә узды. . Авыл халкы белән очрашуга район башлыгы Равил Хисаметдинов, депутатлар, шулай ук район хезмәтләре һәм ведомстволары вәкилләре килгән иде. Җыен вакытында халык борчыган проблемалар белән уртаклашты. Авыл халкы Мәдәният йорты бинасын төзекләндерүдә , мәктәп янындагы территориядә спорт мәйданчыгы төзүдә ярдәм итүләрен сорадылар. Сөт, ит һәм яшелчә продукциясен сатуга кагылышлы мәсьәләләр һәм башка бик күп мөһим темалар күтәрелде. Бер генә мөрәҗәгать тә игътибардан читтә калмады, алар барысы да беркетеп, алга таба карап тикшерү өчен контрольгә алынды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International