Татарстан Республикасы Апас муниципаль районы Башкарма комитетының опека һәм попечительлек органнары гражданнарга 2020 елда балалар ышаныч телефоны эшли башлаганга 10 ел тулуы турында хәбәр итә. Әлеге хезмәт балалар һәм аларның ата-аналары проблемаларын хәл итүдә ярдәм итү өчен булдырылган. Бу номерга тәүлекнең теләсә кайсы вакытында Россиянең теләсә кайсы почмагыннан бушлай шалтыратырга мөмкин. Сезнен адресны, телефон номерын беркем дә белмәячәк, сөйләшүләр язылмый. Сез сөйләгэн барлык суз сезнең белән белгеч арасында гына калачак гына. Узегезне теләсә нинди исем белән атарга була. Сезгә бары тик махсус әзерлек узган тәҗрибәле психологлар гына җавап бирәчәк.