Район укучылары “Олимпка юл” республикасы олимпиадасында җиңү яулады

2020 елның 23 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Республика олимпиадасында Татарстанның 38 районыннан 174 укучы катнашты. Алар арасында районыбыз укучылары да бар.

Чирмешән мәктәбенең 7 сыйныф укучысы Рафис Сәфәров (җитәкчесе Фидания Сәфәрова) математика фәне буенча җиңүгә иреште. 8 сыйныф укучысы Фәнис Сәфәров һәм Каратун мәктәбенең 6 сыйныф укучысы Камилә Хатыйпова (җитәкчесе Резедә Кәримуллина) призер булып танылды.
Кызыл-Тау мәктәбенең 7нче сыйныф укучысы Зилә Бәдретдинова (җитәкчесе Азат Ибраһимов) физика фәне буенча уңыш яулады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International