Апаста халык җыеннары дәвам итә

2020 елның 23 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Югары Акхуҗа, Сатмыш, Югары Ындырчы, Биеш авыл җирлекләрендә район башлыгы Равил Хисаметдинов җитәкчелегендә халык җыеннары узды.Җирлекнең яшәеше, башкарылган һәм башкарылачак эшләре хакында чыгышлар яңгырады. Авыл халкы сораулар биреп, урында ук җаваплар алды. Кайбер сорау-тәкъдимнәр киләчәктә хәл итү, эш планына кертү өчен язып алынды. Шулай ук авыл хуҗалыгы тармагына кагылышлы, яшь белгечләрне районга тартуга юнәлдерелгән программалар хакында да сүз булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International