Район башлыгы котлавы

2020 елның 27 гыйнвары, дүшәмбе

Кешелек тарихында Ленинград блокадасының 900 көнлек эпопеясында драматизм һәм геройлык буенча тиңнәр юк. 

Саклаучылар һәм блокадада яшәүчеләр өлешенә авыр сынаулар туры килде, әмма бернәрсә дә җиңүгә омтылышны сындырмады. Блокаданың 900 көненең һәркайсы тарихка кеше рухының бөеклеге, үз шәһәренә һәм иленә тугрылык һәм мәхәббәт үрнәге буларак кереп калды.

1944 елның гыйнварыннан күпме генә ел үтмәсен, без Ленинград блокадасын саклаучыларны, тыл хезмәтчәннәрен һәм анда яшәүчеләрне һәрчак истә тотачакбыз. Җиңү көнен якынайткан каһарманнарга мәңгелек хәтер!

Хөрмәтле, кадерле ветераннарыбыз һәм блокадалы Ленинградта яшәүчеләр! Чын күңелдән рәхмәт сүзләрен кабул итегез! 

Сезгә һәм якыннарыгызга нык сәламәтлек, бәхет һәм иминлек телибез! Бәйрәм белән сезне! Ленинград блокадасын өзү көне белән!

Хөрмәт белән, Апас муниципаль районы башлыгы Равил Хисаметдинов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International