Иске Йомралы мәктәбендә Бөек Җиңүнең 75 еллыгы, ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан фотозона эшли

2020 елның 28 гыйнвары, сишәмбе

Фотозона Бөек Ватан сугышы елларына алып кайта. Ул тарихи чынбарлыкны чагылдырган. Фотозона яшь буында патриотлык хисе тәрбияләү, тарихыбызны онытмау максатыннан ясалган. Бүген кулланылышта булмаган, инде музейларда гына саклана торган әйберләр күргәзмә итеп куелган. Күренекле кешеләребез, республика, район үсеше өчен зур өлеш кертүче якташларыбыз да үрнәк итеп куелган. Иске Йомралы мәктәбе директоры Гөлүсә Галләмиева шул хакта хәбәр итте.
“Укучылар да, укытучылар да фотога төшә. Шушында ук ачык дәресләр уздыру, һәр экспонат, аның тарихы белән тулысынча ташыну мөмкинлеге бар. Семинарга килгән тәрбия эше буенча директор урынбасарлары да аны өлге итеп кабул итте“, – ди Гөлүсә Галләмиева.
Бөек Җиңүнең 75 еллыгы, ТАССРның 100 еллыгы һәм Апас районы оешуның 90 еллыгы уңаеннан күргәзмәләр, фотозоналар оештыру, стендлар ясау һәрбер уку йортына, мәдәният учакларына бурыч итеп куелды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International