Тутайда яшәүче Галия апа Гыйззәтуллина Ленинград блокадасы хакында күз яшьләре белән сөйли

2020 елның 28 гыйнвары, сишәмбе

27 гыйнвар – Ленинград блокадасы өзелгән көн. Районда Ленинград камалышының тере шаһиты булган 2 кеше яши. Алар бу елларны әле дә күз яшьләре белән искә ала.

Тутайда яшәүче Галия апа Гыйззәтуллина Ленинград камалышта калган вакытта нибары 4 яшьлек була. Балачакның күңелсез хатирәләре гомер буе күңелендә яши. Бу хакта ул яшь буын белән булган очрашуда әйтте.

“Бөтен шәһәрне шартлау тавышлары уятты. Әткәй-әнкәйләр елаша башлады. Ул вакытта ник елаганнарын да аңламаганбыз инде. Исән-сау калып, 1942 елда авылга кайтып егылдык. Товар ташый торган вагонга утырып, 1 ай юлда булдык. Әти безне озатып калды. Үзәккә үтеп калган ачы вакыйгалар еш искә төшә, - диде Галия апа Гыйззәтуллина.

Кичәдә социаль яклау идарәсе, мәдәният хезмәткәрләре әлеге еллар турында сөйләделәр. Яшь буын да чыгыш ясады.

Икенче райондашыбыз Сария апа Сафина Дүртиле авылында яши.

27 гыйнвар – Ленинград блокадасы өзелгәнгә 76 ел тулган көн. 1941нең 8 сентябреннән 1944 елның 27 гыйнварынача дәвам иткән мәхшәр 2 миллионнан артык кешенең гомерен өзә. 1944 елның 27 гыйнварында Ленинград шәһәре тулысынча немец гаскәрләреннән азат ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International