Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина, Сатмыш авылы җирлеге башлыгы Рамилә Сибгатова акъәбине юбилее белән тәбрик итеп, ихлас теләкләрен юллады.
Сәлимә әби Вәлиуллина Шыгай авылына Башкортстан якларыннан килен булып төшкән. Дүрт балага гомер бүләк итеп, бүген алар тәрбиясендә бәхетле картлык кичерә.
“Тормышымның кадерен белеп, аның һәр мизгеленә сөенеп яшәдем. Яшьләр дә гомерләрен заяга уздырмасннар иде дип телим”, - ди акъәби.