2020 елның 30 апреленә кадәр ,гражданнар 2019 елда алынган керемнәре турында хисап тотарга тиеш.
Әгәр 2019 елда салым түләүче, мәсәлән, милектә минималь милек срогыннан кимрәк булган фатирны саткан, якын туганнарыннан кыйммәтле бүләкләр алган, милекне арендага биргән яки чит ил чыганакларыннан керем алган булса декларацияне тапшырырга тиеш.
Үз керемнәре турында шулай ук шәхси эшмәкәрләр, нотариуслар, адвокатлар ,кабинетларын гамәлгә куйган адвокатлар һәм башка затлар да хисап тотарга тиеш.
Декларациядә саналган НДФЛ өчен 2020 елның 15 июленә кадәр түләргә кирәк. Әгәр дә салым түләүче 30 апрельгә кадәр декларация тапшырмаса яки салымны вакытында түләмәсә, моның өчен җәза каралган.
Декларацияне вакытында тапшырмаган өчен штраф - һәр ай өчен түләнмәгән салым суммасының 5%, әмма күрсәтелгән сумманың 30% артык та, һәм 1 000 сумнан да ким була алмый. НДФЛ түләмәгән өчен штраф - түләнмәгән салым суммасының 20%.
Декларацияне тапшыруның соңгы срогы 2020 елның 30 апрелендә,салым түләүләрен алуга кагылмый. Бу очракта декларацияне ел дәвамында теләсә кайсы вакытта җибәрергә мөмкин.
Игътибар, 2019 ел өчен 3-НДФЛ салым декларациясенең яңа формасы гамәлдә (Россия Федераль салым хезмәтенең 07.10.2019 N ММВ-7-11/506@ тарафыннан кертелгән үзгәрешләр).