Ни өчен күчемсез милекне рәсмиләштергәндә бирелгән документлар каралмыйча кире кайтарылырга мөмкин

2020 елның 31 гыйнвары, җомга

2019 елда Татарстан Росреестры тарафыннан мөрәҗәгать итүчеләргә хокукларны теркәү һәм кадастр исәбенә алуга бирелгән 54 меңнән артык документлар пакетын карамыйча кире кайтарылды. 2018 елда бу сан 43 мең тирәсе тәшкил иткән. Үсеш тенденциясе аермачык.

Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсе җитәкчесе урынбасары вазифаларын башкаручы Людмила Кулагина әйтүенчә, күп кенә гражданнар, күчемсез милекне рәсмиләштерү белән бәйле документларны әзерләгәндә игътибарлырак булсалар, әлеге ситуацияне булдырмый кала алыр иде. Чынлыкта документлар каралмыйча кайтарылырга мөмкин булган сәбәпләр алай ук күп түгел бит.  Гомумән алганда, «Күчемсез милекне дәүләт теркәве турында» Федераль закон белән документларны караусыз кире кайтару өчен түбәндәге сәбәпләр каралган.

- Электрон рәвештә тапшырылган гариза һәм документлар форматы норматив-хокукый җайга салу органы билгеләгән форматка туры килмәсә.

- Әгәр физик затка караган күчемсез милек объектына милек хокукын күчерү,туктату һәм аңа теркәлә торган документлар көчәйтелгән квалификацияле электрон имза белән имзаланган электрон документлар һәм (яисә) электрон документлар рәвешендә Федераль законның 36.2 статьясында билгеләнгән таләпләрне үтәмичә тапшырылган булса.

Искәрмә. Узган елның августыннан Бердәм дәүләт күчемсез мөлкәт реестрында көчәйтелгән квалификацияле электрон имза белән имзаланган документлар нигезендә теркәү мөмкинлеге турында язма булмау хәзер шулай ук документларны караусыз кире кайтару өчен нигез булып тора.

- Әгәр кәгазьдә тәкъдим ителгән гаризалар һәм документлар  йә өстәп язулар, сызылган сүзләр һәм аларда әйтелмәгән башка төзәтүләр булса, шул исәптән карандаш белән башкарылган документларның эчтәлеген төгәл аңлатырга мөмкинлек бирми торган җитди зарарланулары булса.

- Тиешле гариза бирелгән көннән соң биш көн узгач хокукларны дәүләт теркәвенә алган өчен дәүләт пошлинасын түләү турында мәгълүмат булмаса, һәм дәүләт пошлинасын түләү турындагы документ мөрәҗәгать итүче тарафыннан тәкъдим ителмәгән булса.

Искәрмә. РФ Салым кодексы таләпләреннән чыгып, җыем түләүчесе (юридик яктан әһәмиятле эш башкарылачак зат) дәүләт пошлинасын түләү бурычын мөстәкыйль үтәргә тиеш. Тиешле түләүче (хокук иясенә) карата тиешенчә түләүче исеменнән дәүләт пошлинасы (мәсәлән, ышанычлы зат) түләгән очракта, дәүләт пошлинасын түләү бурычы үтәлгән дип саналмый, һәм документлар шулай ук каралмыйча кайтарылачак.

- Әгәр күчемсез мөлкәтнең бердәм дәүләт реестрында күчемсез мөлкәт объекты милекчесенең (аның законлы вәкиленең) шәхси катнашыннан башка күчемсез мөлкәт объектын дәүләт теркәвенә алу мөмкинлеге булмау турында тамга булса һәм дәүләт теркәвенә гаризаны башка зат биргән булса.

- Дәүләт кадастр исәбенә алу һәм (яисә) хокукларны дәүләт теркәвенә алу турындагы гаризаны мөрәҗәгать итүче Россия Федерациясе законнары нигезендә имзаламаган булса.

- Әгәр күчемсез мөлкәтнең бердәм дәүләт реестрында авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрдән җир кишәрлегенә хокукны күчүне, туктатуны, чикләүне дәүләт теркәвенә алу мөмкинлеге турында яисә мондый җир кишәрлеген йөкләүне максатчан билгеләнеше буенча файдаланылмаганга яисә Россия Федерациясе законнарын бозып файдалануга бәйле рәвештә тартып алу турындагы эшне карау тәмамланганчыга кадәр дәүләт теркәве булмау турында язма булса.

Әлеге барлык очракларда мөрәҗәгать итүче тарафыннан тапшырылган документлар хокукый экспертиза узмый һәм Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсенә кергән көннән алып 5-8 эш көне эчендә (нигез төренә карап) кайтарыла.

Людмила Кулагина билгеләп үткәнчә, әлеге нигезләрнең мәгълүматлары элек тә билгеле булган, бары тик документлар тапшыруга бәйле пункт кына киңәйтелгән: «Әгәр гражданин аның күчемсез милке белән алыш-биреш үткәрүне көчәйтелгән квалификацияле электрон имза белән электрон формада рөхсәт итсә, ул бу хакта Росреестрга кәгазь формада аерым гариза бирергә тиеш. Мондый гариза булмаганда, документларның электрон пакеты каралмаячак. Бу чара,гражданнарның күчемсез милкенә электрон имза ярдәмендә башкарыла торган махинацияле гамәлләрдән яклау өчен кирәк ".

Шул ук вакытта Людмила Кулагина, мөрәҗәгать итүчегә документларны карамыйча гына кайтарсалар да, бу аңа күчемсез милек объектын кадастр исәбенә куюдан һәм (яисә) хокукларны теркәүдән баш тартулары аңлатмый, дип ассызыклады: "Документларны кире кайтару теркәүче органга кабат мөрәҗәгать итүгә комачауламый!"

Шулай ук документларны кире кайтару нәтиҗәсендә түләнгән дәүләт пошлинасы югалмый, аны өч ел дәвамында теркәүче органга мөрәҗәгать иткәндә кулланырга мөмкин.  

Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсе матбугат хезмәте

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International