Апас урта мәктәбендә аерым белем бирүне таләп иткән балаларны укыту буенча семинар узды

2020 елның 31 гыйнвары, җомга

Апас урта мәктәбе 2016 елдан башлап мөмкинлеге чикле булган балалар өчен аерым программа төзеп, эшне оештырып җибәргән. Семинар барышында алар хезмәт җимешләрен хезмәттәшләре белән дә уртаклашты. Бу хакта Апас урта мәктәбе директоры Гүзәлия Зыятдинова сөйләде.

“Мәктәптә әлеге төркем балалар белән эшләү өчен барлык мөмкинлекләр дә тудырылган, белгечләребез бар. Логопед, психолок, физик культура буенча дәресне, шулай ук башлангыч, урта звеноларда дәресләрне ничек оештыруыбыз белән уртаклаштык. Барлык мәктәпләрдә дә шундый мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен шартлар тудырырга һәм уку процессын оештырырга кирәк дип саныйм“, – диде Гүзәлия Зыятдинова.

Семинар “Шәфкатьлелек гөрләвеге“ акциясе белән башланып китте. Килгән һәр җитәкче, укытучы киләчәктә башкарылачак изге эшләр, ниятләр хакында гөрләвектә “йөзүче“ көймәләргә теркәде.

Мәктәп директорлары, район мәгариф бүлеге вәкилләре мөмкинлеге чикләнгән балалар катнашында узучы ачык дәресләрне, класстан тыш чараларны карады, тәҗрибә уртаклашты.

Тренинг элементлары белән психологик чарада укучылар бергәләп барысы да уңышлы чыгуын исбатлады. Алар изгелек пәрәвезе аша күңелендәге матур, ихлас теләкләрне җиткерде, бердәмлекнең көчен аңлады. Бу хакта Апас урта мәктәбенең психологы Әнисә Салаватуллина җиткерде.

Семинарның рәсми өлеше Бөек Җиңүгә 75 ел, ТАССРга 100 тулуга әзерлек, балаларны замана афәтләреннән өлкән буын тәҗрибәсенә таянып саклап калу хакындагы чыгышлар белән башланып китте.

“Укучылар Геройларны белергә тиеш. Батыр якташларыбыз турында чаралар оештыру, мәктәпләргә дин әһелләрен чакырып, тәрбия сәгатьләре уздыру мөһим эш. Өлкәннәр Бөек Җиңүгә 75 ел, ТАССРга 100 тулуга кагылышлы мәгълүматлар да җиткерәчәкләр“, – диде район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International