Күргәзмәдә Бөек Ватан сугышында җиңү яулаган каһарманнарның фотолары да урын алган. Әлеге альбом моннан 45 ел элек төзелгән. Иске Әнәле клубы мөдире Альмира Сәлахова шулай дип белдерде.
Күргәзмә белән танышырга өлкән буын да, яшьләр дә, балалар да килә.
“Авыл халкы бик актив. Үзләренең өйләрендә сакланган узган гасыр открыткаларын , фотоальбомнарын алып килүчеләр дә бар“, – ди Альмира Сәлахова.
Әлегә кадәр без Иске Йомралы мәктәбендә шундый күргәзмәләр эшләве хакында язган идек.