Алтын туйларын билгеләп узган Мөхәммәтҗановлар тату гаилә серләрен уртаклашты

2020 елның 31 гыйнвары, җомга

Гаделҗан абый белән Әлфия апа авыл клубында танышалар. 3-4 тапкыр очрашу белән бер-берсе өчен туган парлар икәнлекләрен аңлыйлар. Озак та узмый яшь кыз Әтрәч авылыннан Татар Пучинкәсенә килен булып төшә. Бу вакытта әле аңа 18 яшь тә тулмаган була. Әлфия апа әнә шулай сөйли.

Хуҗа белән хуҗабикә озак еллар колхозда хезмәт иткәннәр. 3 бала тәрбияләп үстергәннәр. Тату яшәүнең серләрен дә яхшы беләләр.

“50 ел бергә узган гомер биш көн кебек тә булмады. Өйдә булганны урамга чыгармаска, урамдагын өйгә алып кайтмаска, юл куя белергә, хөрмәт итешеп, киңәшләшеп яшәргә кирәк. Горурлык ир белән хатынның арасын ныгытмый, – диләр алар.

Гаделҗан абый белән Әлфия апа ике якны да тигез күреп яшәгән. Әти-әниләренең дә догасын, фатихасын алган.

Районда парлы үрнәк гомер кичерүче өлкәннәрне Алтын туйлары белән котлап, район башлыгы тарафыннан бүләкләр тапшырылу матур гадәткә кергән. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International