Районга янгын сүндерү өчен махсус тагылмалы җайланма кайтты

2020 елның 31 гыйнвары, җомга

Апас районына ул республикада беренчеләрдән булып тапшырылды.

“Бу җайланма авыллардагы ирекле янгын сүндерүчеләргә махсус машиналар килеп җиткәнче куллану өчен бик кирәк. Аның эчендә янгын сүндерү өчен кирәкле булган җиһазлар тупланган. Мотопомпа урнаштырылган, су суырткычлар, кораллар, махсус киемнәр белән комплектланган”, - дип белдерде “Бөтенроссия ирекле янгын сакчылыгы җәмгыяте”нең Татарстан Республикасы бүлеге җитәкчесе Радик Камалетдинов.

Тагылмалы җайланма Тутай авылы җирлегенең ирекле янгын сүндерүчеләр командасына тапшырылды. Чарада “Бөтенроссия ирекле янгын сакчылыгы җәмгыяте”нең Татарстан Республикасы бүлеге җитәкчесе Радик Камалетдинов, район башлыгы урынбасары Ленар Хантимиров, район янгын сүндерү бүлеге җитәкчесе Руслан Ромачков, Тутай авылы җирлеге башлыгы Наилә Насретдинова катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International