Рөстәм Миңнеханов «Ува-молоко» компаниясе (Удмуртия) җитәкчелеге белән очрашты

2020 елның 31 гыйнвары, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Ува-молоко» компаниясе (Удмуртия) җитәкчелеге белән очрашты.

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узды. 

Очрашуда «Ува-молоко» ҖЧҖен гамәлгә куючы һәм генераль директоры вазыйфаларын башкаручы, «Касымовский» сөт комбинаты» ҖЧҖ директоры Александр Емшанов, «Ува-молоко» ҖЧҖ башкарма директоры Татьяна Зубарева, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, Апас районы башлыгы Равил Хисаметдинов катнашты .

Очрашуда сөт җитештерү тармагы, чимал җыю һәм эшкәртү мәсьәләләре турында фикер алыштылар. 

«Ува-молоко» Удмуртиядә урнашкан. Компания – Удмурт Республикасының сөт базарында иң эре уенчыларының берсе. 

Александр Емшанов «Ува-молоко» компаниясе, 2019 елдагы күләмнәр һәм җитештерелүче продукция турында сөйләде.

Рөстәм Миңнеханов очрашу барышында билгеләп үткәнчә, бүген Татарстанда «КОМОС Групп» холдингы (Казан сөт комбинатын сатып алган) эшли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International