Бәйге Яр Чаллы шәһәрендә уза. Әти-әниләр, балалар һәм укытучылар 30 гыйнварда ук юлга кузгалды. Аңа кадәр мәктәптә көн саен әзерлек эшләре барды. Бу хакта Апас мәктәбе директоры Гүзәлия Зыятдинова сөйләде.
“Дус сыйныф серләре“ бәйгесенең район һәм зона турларында Апас урта мәктәбенең 7“А“ сыйныфы әти-әниләре җиңеп чыккан иде. Хәзер алар Яр Чаллыда район данын яклый.